“Ханым” календаре 2022

2022 ел өчен Татар календарен гаилә традицияләренә багышлыйбыз. Һәр чор, һәр аерым шәхес буыннан-буынга күчкән белемне, халык мирасын яңадан аңлап, тормышына үзенчә кертә. Нинди ул татар традицияләре? Көндәлектәге гади гадәтләр, бәйрәмнәр, гамәлләр, сүзләр. Күңелдән югалмый торган балачак, әти-әни белән бәйле хәтирәләрен искә төшерде күбебез. Халкыбыз традицияләренең нигезендә әйләнә-тирәгә һәм яныңдагыларга игътибарлы һәм сизгер булу кебек универсаль мәгънәләр ятуына кабат төшендек. 

Махсус бу календарь өчен татар ханымнары, үз эченә бөтен дөньяны сыйдырган милли орнаментларга мөрәҗәгать итеп, паннолар чикте һәм образлар уйлап тапты. Әлеге эшнең тагын бер нияте сакчыллык булды – күп кенә эшләрдә күптән җыелып яткан тукымалар, җепләр кулланылды. Материалларны югалтмыйча кабат тормышка кайтарып, файдалы эшкәртеп, кул иҗаты үрнәкләрен булдырдык. 

Әлеге календарьны иҗат итү өчен төрле илләрдә яшәүче, төрле милләттәге кешеләр бергә тупланды. Ел дәвамында календарьны әзерләүдә катнашканнарга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Ирләребез аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Бу проект сезнең ярдәмнән башка килеп чыкмас иде. Барыбызга да бәхетле, имин ел насыйп булсын!

– Ауропа татар хатын-кызларының “Ханым” оешмасы –

Play Video
Back to Top