“Ханым” календаре 2021

Çereşmä- Keräw 2020

Франкфурт

Татар мәдәниятен таныту максатыннан “Ханым” берлеге үз инициативасы белән 2021 ел өчен профессиональ югарылыкта календарь әзерләде. Ул бүгенге заманда да илһам чыганагы, гүзәллек үрнәге була алган милли кием традицияләренә багышланды. Бөтендөнья татарларын, аларның дусларын һәм татар мәдәнияте белән таныш булмаучыларны күздә тотып эшләнде.

Проектның беренче өлеше татар халык киеме элементлары кергән образлар әзерләү иде. Әлеге биремне үтәүдә ханымнар өчен һичнинди чикләүләр булмады. Кемдер үзендә ядкәр буларак сакланган милли аксессуарларны, башкалар милли дизайнерлар һәм осталар хезмәтен кулланды, үз куллары белән чигәргә алынучылар да табылды. Нәтиҗәдә, татар ханымының милли йөзен ассызыклаучы көндәлек һәм бәйрәмчә кыяфәтләр туды.

Профессиональ фотограф һәм стилист карашы ярдәмендә әлеге образларның үзенчәлеге шәһәр даирәсендә – опера театры, банк, ратуша биналары каршында, Франкфурт урамнарында ачылды.

Әзерлекнең икенче өлешендә ханымнарның үзләренә сүз бирелде – Ауропаның төрле илләрендә яшәүче татар хатыннары “кем мин?” соравына җавап эзләп уйланды, шәхесләрен бер сүз белән тасвирларга тырышты һәм укучы белән фикерләрен уртаклашты.  

Татар халык киеме элементлары турында хикәяләүче өлеш һәм заманча эшкәртмәдәге  татар музыкасы исә тирән тамырлы татар мәдәнияте, татар теле һәм аһәңе белән танышу мөмкинлеге бирә, татар мирасына карата кызыксыну уята ала.  

2021 ел “Ханым” татар календаре күп кешеләрнең идея һәм фикер алмашы, берләшүе һәм тырышлыгы нәтиҗәсе буларак туды һәм бу кыйммәтле мизгелләр иде.  (https://www.azatliq.org/a/30966437.html)

Play Video
Back to Top