татар авыл китапханәләренә татарча газет - журналлар

Qirlaç 2022



“Ханым” – ул Европада яшәүче татар, яки татар  мәдәниятен якын иткән хатын-кызлар оешмасы. Оешманың Актанышта туган вәкиле аша без авылларда татарча прессаны өзлегеп көтеп алуларын, аны кулдан кулга йөртеп укуларын, ә инде гәзит-журнал килми калса, борчылуларын белдек. Татарстан, Башкортстан, Себердәге зур булмаган татар авыл авылларының татарча гәҗит-журналлар яздырыр өчен финанс мөмкинлекләре чикле булуын истә тотып, без яңа акция игълан иттек, бу акциядә катнашырга теләгән һәм хәленнән килгән һәр ханым бер-ике авыл китапханәсен “Сөембикә”, “Казан-Утлары”, “Ялкын”, “Сабантуй” һәм “Салават Күпере” кебек журналларга яки татарча гәҗитләргә яздыра. Һәр исемлек китапханә ихтыяҗыннан чыгып төзелә.

Безнең проектның төп максаты – беренчедән, үзебезне  туган якларыбызга якынрак хис итү. Әлегә бу акциядә катнашу теләген Алманиядә, Чехия, Казанда яшәүче ханымнар белдерде.  Икенчедән, без татар матбугатын, милли прессага игътибарны арттырырга телибез. Өченчедән, киңрәк итеп карасак, татар журналларын, гәҗитләрен күбрәк укысалар, татар теленең хәле дә бераз уңайлашыр дип уйлыйбыз. Дүртенчедән – гади итеп әйтсәк, бу авылларыбызга Яңа елга Кыш Бабай (безне Как кызлары дип атасагыз да була) бүләге! Әлбәттә, безнең бу уртак эш безне дә үзара берләштерә, безнең үзебезгә һәм безнең яндагы кешеләргә позитив хисләр алып килә.

 

 

 

Back to Top