Татарча диктант 2021 (Онлайн)

Indir 2021



Күп мәгьлүматлы, игътибар таралып киткән тиз заманда без, бергә җыелып, үзебезнең телебезгә, бер-беребезгә бер сәгать тормышыбызны һәм игътибарыбызны багышлый алдык. Беркая ашыкмыйча туган тел яңгырашын тыңладык, тырышып яздык, татар сүзләре дөньясына кереп киттек. “Кәс-кәс атлаучы купшы кызлар”, “кәләпүшен кыңгыр салган мут егетләр”не күз алдына китердек.

Шулай Казан, Яр Чаллы, Йошкар-Ола, Берлин, Лейпциг, Кёльн, Франкфурт, Штутгарт, Вюрцбург, Аугсбург бергәләшеп диктант язды. Төп оештыручы – татар хатын-кызларының “Ханым” берлеге. Диктантны гарәп, латин һәм кирилл графикаларында татарлар гына түгел, хәтта алманнар да язды. Катнашучыларның яше 13тән алып 70кә кадәр иде. Язучылар арасында – докторлар, профессорлар, укытучылар, иҗат әһелләре, икьтисадчылар.

Диктант язылып беткәч, татар җырлары җырлап, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт! Күңелләр күтәрелде, җаннар җылынды…

https://tatar-congress.org/yanalyklar/almaniya-tatarlary-tatarcha-diktant-yazdy/

Play Video
Back to Top