Татарча диктант 2020 Франкфурт
Indir 2020
Frankfurt
2020 нче елның 26 нчы сентябренда берьюлы дөньяның 30 илендә “Татарча диктант” чарасы үткәрелде. Алманиядә диктант язарга теләүчеләр Ауропа татар хатын-кызларының “Ханым” оешмасы чакыруы буенча Франкфурт шәһәрендә җыелды. Катнашучылар күренекле татар язучысы Афзал Шамовның «Өзелгән кыллар» хикәясеннән өзекне дөрес язу кагыйдәләрен саклап язарга тырышты. Катнашучыларның иң яше – Тукай – диктантны латин имласында язды. Өзекне онлайн укып яздырган Татарстанның атказанган җырчысы Филүс Каһировның ягымлы тавышы, хикәя героеның кичерешләре диктант язучыларга эмоциональ тәэсир итте. Диктант язу, бер яктан, катнашучыларга күрешү өчен сәбәп булса, шул ук вакытта бөтендөнья буйлап яшәүче татарларның мәдәни чара аша берләшү акциясе буларак та истә калды. (https://www.azatliq.org/a/30860752.html)