Сәнгать & музыка

Indir 2018

Франкфурт

Германиядә яшәүче татар рәссамы Җәмилә ханым [Dschamilia Hergenreder] һәм Татарстаннан килгән танылган җырчы Марсель Вагизов катнашында Франкфуртта ике көнлек зур мәдәни чара узды. Рәсем күргәзмәсендә Җәмилә ханым үзе һәм әтисе Әнвәр Низамов әсәрләрен күрсәтте. үзәк Азиядә туып үскән Җәмилә ханымның яңа әсәрләре Германиядәге тормышына багышланган иде. Татарстаннан килгән җырчы Марсель Вагизов чараны моңлы тавышы белән бизәде. Бер көн алдан килгән кунаклар Франкфуртның тарихи урыннары белән танышты. Бу чара турында монда [русча] укый аласыз. https://m.realnoevremya.ru/articles/114141-kolonka-elviry-fritshe-o-tatarskom-vechere-v-germanii

Back to Top