Наилә Галәвиева – “Туган йорт – эчтәге рух ул”
Buşay 2021
online
Ауропа татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге 2021 елның январь аеннан мастер-класслар оештыра башлады. Төрле илләрдә яшәүче татар ханымнары онлайн очрашып, төрле юнәлештәге кул иҗатының үзенчәлекләренә төшенәләр. Агымдагы остаханә күләмле аппликация алымына багышланган. Дәресләрне рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, декоратив-гамәли сәнгать юнәлешендә укытучы – Наилә Әмин кызы Галәвиева алып бара.
Наилә ханым белән иҗат һәм рәссамның тукыма кисәкләреннән җыелган картиналарындагы образлар турында әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Алсу Рәхимова: Наилә ханым, Сезнең җитәкчелектә күләмле аппликация техникасына багышлап берничә остаханә үткәрү планлаштырылган. Беренче дәресе үтте. Минем үземә бу аулак өй гадәтен хәтерләтте, кызлар җыелып бергә тормыш хәлләрен дә сөйләшәләр, кул эшен дә эшлиләр, белем дә уртаклашалар. Шул очрашудан Сездә нинди тәэсир калды?
Наилә Галәвиева: Бер-беребезне күптән белгән дуслар кебек аралашу тәэсире калды. Мастер-класска кушылган ханымнарда кызыксыну, милли бизәкләрне өйрәнү теләге сиздем. Татар мәдәниятен бу яктан белергә омтылулары миңа бик ошады. Күргәнемчә, төрле яшьтәге ханымнар катнашты анда. Соңрак уртак чатта эш нәтиҗәләрен фотога төшереп җибәрделәр, мин билгеләр дә куйдым. Ягъни балаларча ихлас мавыгып эшләделәр. Бу мине, әлбәттә, куандырды. Кирәкле, файдалы эш башлап җибәргәнбез дигән фикер калды.
А. Р.: Элек әбиләребез гади генә тукымаларга бизәк чигү аша үзләренең индивидуальлеген, осталыгын күрсәтергә омтылган, тирә-юньгә ямьлелек өстәргә теләгән. Хәзер матур эшләнмәләрне, оригиналь әйберләрне табуы җиңел. Шуңа карамастан, кул иҗаты өчен махсус кибетләр гөрләп эшли һәм зур ассортиментта төрле юнәлештәге хобби өчен материал, әсбаплар тәкъдим итә. Кул белән иҗат итү бүгенге заманда да ни өчен актуаль?
Н. Г.: Тормыш бик авыр хәзер. Тормышы катлаулы булгач, кеше иҗатка тартыла башлады. Яшь чагында вакыты булмаган әти-әниләрнең баланы вакытында сәнгать мәктәбенә алып барырга, аеруча авылда бу мөмкинлек булмаган. Ә хыялы эчендә барыбер калган. Үсеп җитеп ул инде тормышта үз урынын тапкан. Рәсем ясарга ярата, ләкин белми ничек. Шулай итеп күбесе мастер-класска килә башладылар. Күпләрнең теләге бар, күп сорыйлар хәзер дәрес уздыруны – рәсем сәнгате, курчак ясау буенча.
Тагын бер сәбәбе: иҗат – ул психотерапия сыман. Иҗат иткән вакытта кеше ничектер онытыла, эченә кереп китә, дөньяны онытып эшли шул курчакларны, панноларны. Сәнгатьлелек ягыннан профессиональ югарылыкка җитмәсә дә, ул риза шуңа да, иң мөһиме кеше үз-үзен дәвалый. Минемчә шулай.
А. Р.: Чыннан да, Рәсәйдә арт-терапия, Германиядә кунст-терапи исеме белән әлеге юнәлеш бик таралган. Сез әйтеп үткәнчә, сәнгать әсәре тудыру түгел, ә бәлки карашны үз эчеңә юнәлтү, эмоциональ халәтне яхшырту максаты куела. Иҗатта күңелеңне иркен ача аласың. Күпләр иҗатка рухи гармония эзләп киләләрдер.
Без Сезне үзенең стиле белән, кызыклы да, күпләргә таныш-якын сюжетлары белән аерылып торган күпсанлы панно авторы буларак беләбез. Мастер-класста бу иҗат төре белән 30 елдан артык шөгыльләнүегезне әйтеп үттегез. Сез рәсемне кысага утыртылган нигезгә тукыма кисәкләрен ябыштырып тудырасыз. Бу техникада иҗат итә башлау тарихы ничек булды? Үзегезнең стилегезне ничек таптыгыз?
Н. Г.: Мин үзем шәһәрдә тудым, Казан кызы. Әнием сөйләвенчә, мине ике айдан авылда дәү әнием караган. Соңрак та авылга еш кайттым, мәктәп каникулларын, студент практикаларын шунда уздырдым. Биектау районының Зур Киек авылы ул. Гади авыл булса да, тарихы бай. Рөстәм Яхинның әнисе бу яктан. Хәния Фәрхи кияүгә чыкты безнең авылга, гастрольләрдән соң яллары вакытында тора иде, рәхәтләнеп йөрде ул яланаяк авылыбыз урамнарында. Аннары Рәсәйнең халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Илдар Зарипов. Менә шул шәхесләр безнең авылныкы инде алар. Бик кечкенә генә авыл ул үзе.
Шул авылда үстем, татарча сөйләшергә, аңларга өйрәндем. Шул авылда эшләргә өйрәндем. Басуларга чыгып бөтен авыл малайлары, кызлары белән бергә эшләдек, бәрәңге утадык. Татар җырларын ишеттем анда. Сабантуйлар гөрләп узды. Менә бу багаж дип әйтик инде ничектер кереп калды миңа. Мин сәнгать училищесына укырга кергәндә, шул гади авыл турындагы темаларны бик эшлисем килде, татар авылының матурлыгын, тормышын бик күрсәтәсем килде.
Һаман да истә, бер яшь кыз кияүгә чыга анда. Дәү әни белән капка төбенә чыктык: “Әйдә, кызым, карыйк әле – килен төшә кайнананың өенә”. Атка утырттылар ул киленне, янында зур матур сандык, аның өстендә юрганнар. Атны бизәгәннәр тасмалар, кыңгыраулар белән. Киленне кайнананың йортына озаталар. Без дәү әни белән карап калдык шуларны. Шул истәлек булып калды, бик тә эшлисе килде минем аны. Кәгазьдә буяулар белән дә ясап карадым, ничектер тартмады үзенә.
Ә тукымалы аппликацияне очраклы рәвештә эшли башладым. Курчак ясаудан башланды бу. Бервакыт башыма уй килде: нишләп бу курчак матур татар костюмын гына күрсәтә? Ул бит көянтә белән су да алып кайта, йон да эрли ала бит. Эрләгеч, скәмья кирәк утырырга, сандык торырга тиеш. Мин аларны үзем эшли алмыйм, агач остасы кирәк дигән сүз. Аны эзләгәнче вакыт бара бит. Шунда катыргыдан ясарга уйладым. Каты кәгазь кисәкләре үзе генә тора алмагач, аларны яссылыкка ябыштырдым. Менә шулай көтмәгәндә туды минем панно технологиясе.
Башымда туа башлады темалар – кранны ачып куйганнармени! Яшь вакытта авылда нәрсәләр күрдем: киленне озату да, кое янында сөйләшеп торган әбиләр – сөйләшеп туймыйлар, сулары түгелгән, казлар эчеп бетергән ул суны, алар һаман гайбәт саталар, кемне кем клубтан озаткан – бөтен яңалыкларны белеп торалар. Шул хәлләр чыга башлады минем башымнан, әйтерсең, сандыкта ятып көтеп торган тукыманы. Күрсәтер темалар бик күп булды.
Аңлатып үтим әле. Була станковая композиция, була декоратив композиция. Декоратив композицияда күбесенчә чәчәкләр, агач-җимешләр күрсәтелә. Ә станковая композиция – рольле композиция дигән сүз. Анда һичшиксез бер-ике яки күбрәк кеше, хайваннар күрсәтелә. Алар ниндидер роль уйныйлар, нәрсәдер эшләргә тиеш. Әйтик, ике әби чәй эчеп утыралар. Композиция – ул эш белән мәшгуль һәм үзара бер мәгънә аша бәйле персонажлар турында хикәяләү. Безнең күренекле галимәбез сәнгать белеме докторы, профессор Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова минем ысулны “декоратив алым белән эшләнгән станковизм” дип билгеләде һәм гамәли бизәлеш сәнгатендә яңа юнәлеш ачып җибәрүемә игътибар итте. Мин эшләгән әлеге техникада иҗат итүче осталар бүтән юк.
Элек тә татарларда булган аппликация. Ул йомшак булган: мендәр тышларында, калфаклардагы мамык белән тутырылган чәчәкләр, яфраклар. Кешеләрне, җан ияләрен күрсәтергә ярамаганлыктан, сюжетлы композициялар булмаган. Бездә шамаил ясау гына таралган, ә шамаилдә үсемлек орнаменты һәм мәчет күренеше, архитектура гына күрсәтелгән.
Гөлнур Даутова: Сезне катыргы, җилем кулланган өчен коллегаларыгыз, сәнгать белгечләре тәнкыйтьләмәдеме? Бу татар стиле түгел, ябыштыру түгел чигү дөрес дигән сүзләр әйтмәделәрме?
Н. Г.: Андый тәнкыйть булмады. Бу башка технология. Каты кәгазьдә чигеп тә, тегеп тә булмый. Чиккән бизәк урынына мин аппликация кулланам. Мисал өчен, ашъяулыгының кырыйлары чигелгән булырга тиеш. Кирәкле тукыманы табу өчен мин бер ай эзләнеп йөрергә мөмкин кибетләрдә, тукымада эскәтердәге чигешкә охшатып ясалган элементлар эзләп. Шул өлешне пөхтә итеп кисеп, җилемләп ябыштырам. Нәтиҗәдә, кырые чигелгән ашъяулыгы килеп чыга. Чигеш аппликация ысулы белән ясала. Бу минем ноу-хау. Тискәре фикер әйтүче юк, хезмәттәшләрем гаҗәпләнеп кенә карый. Ничек эшләнгәне күренми бит анда, бер тамчы җилеме дә, катыргысы да күренми. Бу осталык дигән сүз.
Г. Д.: Чигү белән шөгыльләнә башлагач, күземә нәрсә чалынса да, иң беренче игътибарым бизәккә, чигешкә төшә. Элек игътибар итми идем. Бер ай элек без ханымнар белән консерватив, традицион кул эше – чигү белән шөгыльләнгән идек, тамбурлы, шома чигү дәресләрен уздырдык. Хәзер исә заманчарак юнәлешкә кереп, фикерләүне киңәйтәбез. Татарча стильмы бу, заманчамы дигән уй да килә.
Н. Г.: Без татарча да, заманча да уйлыйбыз. Студентларым белән дә шул турыда сөйләшәм. Кызлар, сез интернеттан рәсемнәр табып, шуны китереп күрсәтәсез дим. Үзләре уйларга вакыт таба алмыйлар. Теләк булса, иҗат өчен вакыт табып була. Безнең борынгы әби-бабаларыбыз беркайда да укымаган, сәнгать мәктәпләрен бетермәгән. Ләкин аларның эшләрендә никадәр гүзәллек, искиткеч дизайн. Мисал өчен соляр билгеләр йөрәкне стилизация аша күрсәтә, аны бит уйлап чыгарырга кирәк. Ничек итеп шул мәгънәне бизәк эченә серле итеп сала алганнар алар. Нинди баш кирәк бит аңа. Алар бит авылдан чыкканнар, авылда яшәгәннәр. Шаккатырлык бу.
Г. Д.: Татар орнаменты дип эзли башлагач, күрүемчә, татар бизәкләре күбрәк чәчәк, үсемлекләр белән бәйле. Мин исә ниндидер яңалык эзлим. Шунда бу татар бизәге түгел бит диләр. Сезнең панноларны күргәч тә, бу традицион татар сәнгате булмаса да, иң мөһиме татар кулы, татар уе белән эшләнгән дигән уй килә. Сез иҗат эшләрегездә тәҗрибәгезне, истәлекләрегезне үзегезчә күрсәтәсез. Бу безгә Европа ханымнарына тагын да кызыклы.
Н. Г.: Яңа эшләремне киңәш өчен сәнгать белгечләренә дә җибәрәм. Дәвам итәргә кирәк – монда яңалык та, заманча стиль дә бар, шул ук вакытта традиция саклана дигән фикер әйтәләр.
А. Р.: Сез иҗат иткән панноларның исемнәрен генә санап үтсәң дә, рәхәт булып китә: “Әбиемнең бишек жыры”, “Әнием чәчкәләре”, “Тәмле сөт”, “Чәй эчкәндә”, “Мунчадан соң”, “Күршеләр”… Бу якты, төскә һәм хискә бай паннолар ничек туа?
Н. Г.: Бу материалның күңелдәге образлар белән бергә туры килүе. Тукыманы дөрес сайлау бик мөһим. Әгәр уңышлы барып чыкса, панно сюжеты эшли башлый. Идея белән тукыма тоташып, гармония туа, ул хис уята ала. Мин үземнең уйлар белән иҗат итәргә яратам, башка кешеләрне кабатларга яратмыйм. Истәлекләремне эшкәртәм. Кәгазьдә теләгәннең барысын да ясап була. Ә тукыма, катыргы, такта кебек материалларның үз таләпләре бар. Аппликация ул форманы гомумиләштерүне, берләштерүне сорый. Стилизация алымы ярдәм итә.
Идеялар да, паннолар да төрлечә туа. Мәсәлән, кибеттә бик матур челтәрле тукыма күрдем дә, күңелдә образ туды. Бу суыкта каткан тәрәзәне хәтерләтә. Әле нәрсә эшлисемне белмәсәм дә, алдым бу тукыманы 3 метр. Берзаман эштән кайтканда, бик суык -30 тирәсе булгандыр, тукталышта туңдырма сатучы бер хатынны күрдем. Үзе инде катып беткән, бите кып-кызыл, бүрек өстеннән шәл чорналган, борыны гына күренә. Бу салкында кемгә кирәк инде туңдырма дим. Өйгә кайткач, чү әле, менә бу тема бит инде дип панно башладым. Туңдырма сатучы хатынны, арбасын ясадым, тагын да кызганычрак булсын әле дип, янына катып беткән кара мәче утыртып куйдым, чынлыкта булмаса да. Ягъни бу иҗади эшкәртү була, фотограф нәрсә күргәнен шул килеш күрсәтсә, рәссам ул үзгәреш кертеп күрсәтә. Темалар шулай туа, я тукыма күреп, я яшь чактагыны искә алып.
Г. Д.: Сезнең панноларны күрүгә һич икеләнүсез авторы Наилә Галәвиева икәнен танып була. Сезнең стилегез бердәнбер булып чыгамы?
Н. Г.: Татарстанда гына түгел, Рәсәйдә дә бу ысулда татар темасын күрсәтүче юк. Татар темасын күп рәссамнар ачты – Илдар Зарипов, Харис Якупов, күпләр. Роберт Миңнуллин минем стиль турында болай диде: “Гадәттә, юмор ир затларына хас сыйфат дип санала. Наиләнең эшләрендә киң күңелле дә, бераз чеметеп алучы да халыкчан көлү”. Бу мыскыллау түгел, җылы көлү. Җитди панноларым юк та минем, барысында да бер мәзәк бар. Роберт абый Миңнуллин 17 шигырь язды, минем эшләремне күргәч. Аның иҗатында да бу образлар – әбиләр, балалар, тавыклар, песиләр – шигъри сүздә бар, миндә исә алар формада яши.
А. Р.: Иҗат итү, кул эше нинди хисләр, нинди энергия бирә? Бәхетле итә аламы?
Н. Г.: Иҗатым белән мин бик бәхетле. Күп авырлыклар кичердем, туганнарымны озаттым, берүзем калдым улым белән, шул иҗат булышты, әле дә көч бирә ул. Өйгә кайтып шуның белән утырасың, дөньяны онытасың. Ярый әле шул бар, сагынып, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк бер дә.
А. Р.: Әсәрнең ике авторы була диләр, беренчесе – аны иҗат итүче, икенчесе – аны укучы яисә караучы. Сезнең эшләрегез Татарстанда гына түгел, Рәсәйдә һәм чит илләрдә дә күргәзмәләрдә катнаша. Тамашачылар тәэсирләре белән уртаклашадыр. Сезнең исегездә калган, күңелгә кереп калган фикерләр бармы?
Н. Г.: Фикерләр күп. Былтыр ике ай шәхси күргәзмәм дәвам итте, отзывлар да күп булды, китапларын да саклап барам. Күбесе без балачакка кайттык, дәү әнине күреп, җылы коймакларын ашап киттек диләр. Бездә дә шундый корамалы юрган, дәү әнинең сандыгы бар иде дигән сүзләр бик еш яңгырый. Тамашачыларым балачак истәлекләрен яңартып кайталар шулай.
Бу аппликацияле паннолар үзенчә хәйләкәр дә, үз эчендә сер дә саклыйлар. Мәсәлән, күргәзмәдә булган дусларым соңрак өемә килә дә, шул ук картинаны яңадан күреп: “Карале, бу юк иде бит, өстәп куйдыңмы әллә?” – диләр. Бар иде ул дим. Кат-кат карагач, яңа элементлар ачыла башлый, төпченергә, хыялланырга этәрүче вак кына детальләр күп анда.
А. Р.: Чыннан да, матур итеп бер-берсе өстенә тезелгән мендәрләр, кызыл эчле кәлүшләр, йокыга талган иркә песи, мичтән бәлеш чыгуын көткән бала-чага, чәй эчеп хәл-әхвәл сөйләүче хатыннар – бу гадәти хәлләр, типажлар күпләргә үз тормышларыннан да таныш һәм якын. Тынычлап күңел күзе белән карарлык. Шундый үзенчәлекле панно килеп кергәч, бүлмә ничек үзгәрә, нинди хис өстәлә бу урынга? Күзәткәнегез бармы икән моны?
Н. Г.: Ике сеңлем бар, берсенә берничә картинамны бүләк иткән идем дә, берзаман карасам – берсе дә юк өендә. Авылга кайтарган, янәсе монда яңа ремонтка, ак стенага туры килми. Икенче сеңлемдә бер генә панно бар иде, заманча фатирда да аның үз урыны бар: “Наилә апа, караган саен дәү әни искә төшә”, – ди. Шундый ике төрле караш.
Шулай бервакыт кышкы каникул вакыты, ашыгасы юк. Игътибар белән карасам өемдә эленгән картиналарыма, үземне авылда итеп хис иттем, хәзер дәү әни килеп керер төсле кызым тор инде диеп. Авыл рухы, авылдашларым янымда кебек булды. Рәхәт булып китте. Туганым да берзаман карап-карап торды да, Наилә ничек тыныч синдә, ял итәм диде. Авылда чип-чиста идән исе, ап-ак мич, ап-ак пәрдә, сәгать тавышы, идән тактасы шыгырдавы, мич яккандагы шатыр-шотыр янган утын тавышы. Тәрәзә ачык, әтәч кычкырып җибәрә шунда. Аннары көтүче чыбыркы шартлаткан тавышлар, сыерларны көтүгә озаталар. Шунда тузан исе белән сөт исе кушылып борынга бәрә. Дәү әни дә юк инде, үзем дәү әни хәзер, шул хисләр әле дә саклана.
А. Р.: Балалар өчен хәзер нечкә моториканы, бармак сиземләвен, хәрәкәтчәнлекне үстерә торган төрле өслекле, төрле материалдан уенчыклар киңәш итәләр. Сезнең “Тәмле сөт” панносын күргәч, йомшак тукымалардан кул белән йөртеп карау теләге туды.
Н. Г.: Мин ияләштем инде аңа, бөтен күргәзмәләрдә дә олысы-кечесе тотып, капшап карый. Мин кырыйдан гына күзәтеп торам. Сәнгать мәктәбендә декоратив-гамәли композиция дәресләре алып барам. Балаларны кул белән эшләтер өчен курчаклар ясыйбыз. Күбесе бит интернет дөньясына кереп китеп, баш, күз һәм колагын гына эшләтә. Башта авырлык белән булса да, соңыннан кызыксынып кереп китәләр балалар кул эшенә. Күргәзмәләрдә дә балалар тотып карарга ярата картиналарны, куллары, битләре нәрсәдән ясала дип тә еш сорыйлар.
А. Р.: Роберт абый Миңнуллинны тагын бер сүзен искә аласы килә: “Наиләнең һәр күргәзмәсе татар өен хәтерләтә”, – дигән ул. Сезнең бер төркем картиналар эчке пространство – өйне күрсәтә, алардан рәхәт бер тынычлык – тәртип һәм камильлек – бөркелеп тора. Автор күргәзмәгезгә куйган исем дә – “Туган йортның җылысы”. Матур сүзләр.
Н. Г.: Бу сүзнең дә үз тарихы бар. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевка туган көненә минем “Бишек җыры” панносын бүләк иткәннәр. Президент барысын җентекләп тотып караган, карале бу яшь рәссам авылны нинди хөрмәт, нинди ярату белән күрсәтә алган дип сокланган. Ул үзе дә авыл баласы, авылны ярата. Миңа теләкләрен язып китабын бүләк итте. “Туган йортның җылысы” сүзләре дә шуннан алынды.
Миңа бу сүзләр бик ошады. Йорт сүзен бит киң мәгънәдә дә аңлап була. Дүрт стеналы йорт кына түгел ул, туган йорт – эчтәге рух ул. Без, татарлар, үзебез генә белә алабыз мәдәниятебезнең кыйммәтен – телебезнең, ризыкларыбызның, биюләрнең кадерен. Мин үскәндә, шәһәрдә татарча сөйләшүгә өйрәтү юк иде. Әниемнән дә ник сөйләшми идегез дип сораганым булды. Алар сөйләшмәгәч, мин дә белмәгән. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә русча сөйләшү булган. Шул авылда яшәп кенә татарча өйрәнеп калганмын. Рәсемне матур ясый алган кебек үк татарча да камил сөйләшү – минем хыялым инде ул. Йөрәгем белән татарча сөйләшәм.
А. Р.: Чыннан да, тирәнрәк мәгънәдә йорт – ул бит үзе бер дөнья. Һәр кеше өенең ышанычлы, тыныч, бәхетле урын булуын тели. Сезнең тормышта кем иде бу туган йортның җылысын тудырган кешеләр?
Н. Г.: Дәү әни – әтинең әнисе. Дәү әтиемне күреп өлгермәсәм дә, аның турында гел яхшы сүзләр генә ишеттем, киң күңелле кеше булган. Марича, урысча, татарча сөйләшкән. Бездән ике чакрым ераклыкта марилар яши иде. Менә марилар килгәннәр безнең авылга кибеткә ипи алырга, кибет ябык. Дәү әти чыга да, аларны каршы алып өенә алып керә: “Миңлебикә, самаварны куй әле”, – дип. Дәү әни дә ягымлы, юмарт иде. Дәү әнине бик сагынам мин, аның белән үстем бит. Көянтә белән су ташырга ярата идем. Ташыйм да ташыйм мунчага су. Дәү әнием: “Иңбашларың авыртыр, кызым, ки”, – дип мине кайгыртып, җәйге эсседә телогрейка алып чыгып бирде. Шулар исемдә.
Балаларга җылы караш булды. Әни сөйли иде: бервакыт мине калдырганнар дәү әтигә, бу мине бишеккә утыртып таганда сыман атындыра икән, мин рәхәтләнеп көләм. Дәү әни нишлисең, баланы аударасың бит дип килеп кергән, ана бөркет сыман кулларын жәеп. Менә шундый картина: бабай белән онык рәхәтләнәләр, шукланалар, әби бабайны ачулана. Мин беренче кыз бала оныклары идем, шуңа игътибар күп булды. Бу мәхәббәт белән үстем мин, янымда мине яратучы кешеләр күп иде, кояш нурлары җылысын тоеп үстем.
А. Р.: Тамашачы сизеп алган өй җылысының сере шундадыр, мөгаен. Шәһәрдә үскән кызга якын кешеләрнең игътибары аша авылга, татар мохитенә мәхәббәт сеңеп калган бит.
Н. Г.: Сөткә-майга изелгән камыр тәмле булган кебек, миңа да кечкенәдән яхшы әйберләр күп салынган, күрәсең.
А. Р.: Сезнең картиналарны күргәч, минем өчен иң якын образ – дәү әни булды. Яран гөле үстерү, оекбаш бәйләү – әбиләребезнең төп хоббисы бит инде. Күпләребезнең йөрәк түрендә әби-бабай белән бәйле җылы истәлекләре саклана. Үзара сөйләшкәндә дә бу бәйләп торучы жепнең өлкән буын, әби-бабайлары аша булуы сизелә. Әби-бабайның үзгә бер мәхәббәте кереп каладыр балага, шул гөл кебек үсә күңелендә.
Н. Г.: Дәү әни, дәү әти, әби-бабайлар – алар үзендә безнең традицияләрне, татар рухын, гадәт-кыйммәтләрен саклап йөртүчеләр. Дәү әниләр дигәннән менә нәрсә исемә төште. Әнием әйтә иде: “Кызым, нишләп инде син ямаулы оекбаш кидертәсең шуларга, хәерче итеп күрсәтәсең”. Ә мин: “Әни, хәерчелекне күрсәтмим, сакчыллык бит ул”, – дип аңлата идем.
Татарны гадәттә ничек күрсәтәләр. Маңгайга бәреп, гадиләштереп – калфак, чәк-чәк, читекләр – бетте. Мин исә татар холкының үзенчәлеген тирәннән күрсәтергә тырышам. Әбиләр чәй эчеп утыра. Аякта ямау салган оекбаш. Сакчыллык бу. Әкрен генә чәй эчәләр, самавыр бушаганчы табыннан тормыйлар алар. Бу ялкаулык түгел, алар эшен эшләргә өлгерә. Ләкин аралашу да кирәк. Һәр эшнең рәте-чираты, җае бар – бу авылның характеры, ыгы-зыгы юк анда. Я менә дәү әни бишек тирбәтә, бала йокламый, ул үзе дә олы кеше – чак кына йокыга китми, ә постны калдырмый, баланы ышанып тапшырганнар, жаваплылык бит ул. Шулай персонажларымның я кием элементы, я гамәлләре аша, юмор белән милли характер үзенчәлекләрен танытам. Минем кредо бу.
А. Р.: Татар менталитетының үзенчәлекләре, балансның серләрен күрсәтәсез шул рәвешле. Алдарак әйтеп үткән идегез, халык мирасында – бизәк үрнәкләрендә никадәр гүзәллек, никадәр дизайн. Бу бизәкләрдә матурлык кына түгел, символик мәгънәләре дә бар. Сез кайчан таныша башладыгыз бу серле татар халык орнаментлары дөньясы белән?
Н. Г.: Материалны гамәли бизәлеш сәнгате буенча дәресләр уздыра башлагач, үзлектән туплый башладым. Балалар укытучыны яхшы сизәләр, бик үк профессиональ булмасаң, китап ачтырып укытсаң, дәреснең рәте булмый. Алларында тирән белемле кешенең басып торуы, гел кызыклы булу кирәк укучыларга. Бүген бер теманы өйрәтәсең, алар аны сеңдерәләр, иртәгә инде яңа мәгълүмат алып киләсе дигән сүз. Атнага ике рәсем дәресе керә иде. Дөнья халыклары сәнгате белән бергә милли сәнгатьне, орнаментларны да өйрәтә идек яшьләргә. Бу дәресләр эстетика, затлылыкка өйрәтәләр.
Моннан тыш квалификацияне үстерү курслары системасы бик әйбәт эшли иде ул заманнарда. Сәнгать мәктәбендә дә, институтта да өйрәтмәгән мәгълүматларны җыеп кайта идем анда. Каюлы читек композициясе турында, мәсәлән. Игътибар иткәнегез булганмы икән, читек кунычы кырыенда башта туры аннары дулкынлы сызык була. Ул очраклы гына түгел, моның да үз мәгънәсе бар. Бу үзе бер фән. Инде 40 елдан артык иҗат итәм, гел эзләнәм, укыйм, ачышлар ясыйм. Калган гомеремдә, күпме Ходай биргән, әле бик күп эшләргә теләгән ниятләрем бар, шуларга өлгерәсем килә.
А. Р.: Күптән түгел бер видеода шундый фикер ишеттем, бүгенге көн мәктәпләрдә укыту системасы тулысынча логик фәннәрне өйрәнүгә өстенлек бирә, баланың иҗадилыгын үстерә торган дәресләрнең статусы түбәнрәк. Ягъни кеше миенең бер ярымшары актив, ә иҗадилык, хыял өчен җавап биргән ягы эшкә җигелми, үстерелми диярлек. Без бит бербөтен, һәрьяктан үсеш алган шәхес булып яшәүгә омтылабыз. Шул рәвешле бүгенге сөйләшүнең башлангычына әйләнеп кайтабыз – хыял көчең, кулың белән нидер иҗат итеп, үзеңә дәва, илһам да таба аласың. Кеше мөмкинлеге бай.
Мастер-класс дәвамында без эшләгән бизәкнең – йөрәкне хәтерләтүче соляр-кояш билгесе икәнлеген әйтеп үттегез, аның мәгънәсе дөньяга ачык булу дип искәрттегез. Борынгылар бу сыйфатны бер кыйммәт буларак аңлаган һәм нәкъ шул мәгънәне буыннар аша күчкән бизәк аша белдерергә тырышкан. Минем дәү әнием сүзе белән бик туры килә бу – кешегә ачык йөзле бул, елмаеп каршы ал, сый-хөрмәт күрсәт дип әйтә иде. Безнең дәү әниләребез өйләрендә тудырган тормыш фәлсәфәсе безгә дә кирәкме?
Н. Г.: Бу фәлсәфә, тормыш рәвеше, мәдәни үзенчәлекләрдән безнең ментальлек – дөньяга карашыбыз туа. Моны без балаларга, оныкларга тапшырырга, алар шуны күреп үсәргә тиеш. Сүз бит бизәкнең символик мәгънәсен белеп яшәүдә түгел, сүз күңел бизәге турында. Нормалар, норма булып саналган әйберләр турында. Мин авылда ул мәгънәләрне сеңдереп үстем. Без бертөрле караш белән үстек, безнең балалар инде башкача фикер йөртә. Олыгайгач, аларда да кызыксыну туачак дип уйлыйм, хәзер битараф булсалар да. Ә әгәр бүгеннән берни эшләмәсәк – җеп өзеләчәк. Дәү әни эрләп утырган җеп өзелсә, шул ямаулы оекбаш булмаячак дигән сүз. Шундый әйберләрдә бит безнең җаныбыз, дөньяны тануыбыз. Болар калырга тиеш.
Күп еллар элек коллегам белән Кырлайга кайттык, этюдлар язарга. Ул йорт эчен, бишекне ясады. Мин урамны рәсемгә төшердем. Шунда Тукай музее комплексы директоры әйтте безгә: “Бик кирәкле эш бу, килер вакыт – авыллар юкка чыгар”. Бу сүзгә тәнем чемердәп китте. Ник алай әйтәсез дидем. Ул әйтә: “Менә күз алдына китерегез, безнең балалар инде коены сезнең рәсемне күреп, күз алдына китерәчәк”. Авылның йөзе чыннан да үзгәрә. Без баедык, рухыбыз саеды. Инде мин балачакта күреп сокланган күл өч метр кычыткан аша күренми дә хәзер. Рәсемдә булса да калсын дип тырышабыз.
Мин уйлыйм, авыл ул дәү әнинең сандыгы кебек – традицияләрнең сакланган җире. Милләт, халык үсешендә авылның урыны зур. Шәһәр ул барысы бергә кушылган пространство. Икетуган энеләрем дә әйтә: “Наилә апа, сиңа авыл шулхәтле йөрәгеңә кереп калган, без монда туып-үсеп тә аның хәтле яратмыйбыз”. Авылда үскәч, авылны бик яратам. Минем миссиям – бу сюжетларны эшләп, мирас итеп калдыру.
Г. Д.: Мастер-класс яки башка проектлар оештыруның максаты – бер-беребезне берләштерү, тоташтыру, үзебезне нинди дә булса яктан үстерү һәм күз күремен киңәйтү. Сез Европада яшәүче, туган җиреннән еракта булган татар хатын-кызларына нәрсә теләр идегез?
Н. Г.: Милли мәдәниятең белән кызыксынуны дәвам итәргә, галимнәрне укырга, туктамаска, иҗат итәргә. Балаларга гына түгел, безнең үзебезгә дә кирәк бармак сизгерлеге аша фикерләвебезне үстерү. Иҗат кешенең үз-үзенә ышанычын арттыра, канәгатьлек хисен, шәхес буларак үстерә. Татар милли кул эшләнмәләре, рәсемнәре иҗат итеп, буыннар җебен саклыйбыз. Туган як белән төрле юллар белән бәйләнешне саклап торырга кирәк.
Безнең бурычыбыз бу. Мин, мәсәлән, панноларым аша күрсәтәм бу традицияләрне. Минем картиналарымның язмышы алга таба ничек булыр – белмим. Панноларны берәмләп сатып алып китсәләр, “Туган йортның җылысы” коллекциясе таркалачак. Мин аның бербөтен буларак музей тупланмасында саклануын теләр идем. Бу ысулда эшләүче бүтән юк бит. Минем хезмәтләрем авылны йөрәге аша уздырып күрсәтә.
А. Р.: Наилә ханым, рәссам, укытучы буларак дөньяга, иҗатка карашыгызны чагылдырган җавапларыгыз өчен ихластан рәхмәт Сезгә. “Ханым” берлегендәге хатын-кызлар барыбыз да төрле, төрле илләрдә яшибез. Безне тамырларыбызга битараф булмау, татар мәдәнияте, татар җебе тоташтырып тора. Бүген без Сезнең белән сөйләшкән өй җылысы, гаиләдәге рух темалары кайсы гына милләттән булмасын, хатын-кызлар өчен актуаль темалар. Юмор, иҗат энергия өсти һәм тормышта ярдәм итә. Иҗат кул эше белән генә чикләнми, киңрәк мәгънәдә милли гадәтләребез, ризыкларыбыз, сөйләмебез дә – үзе бер иҗат бит. Алдагы остаханә дәресләрен көтеп, Сез уртаклашкан белемнәр дә ханымнарга этәргеч булыр дигән теләктә калабыз.
