Алман-татар мәдәнияте фестивале “Музыка, Шигьрият, Фильм”
Bilek 2019
Франкфурт
Майндагы Франкфурт шәһәренең Музыка мәктәбе, Франкфурт шәһәренең мәдәният эшләре бүлеге белән бергә оештырылган бу чара “Ханым” оешмасының 2019 елгы иң зур чарасы булды. Татарлар, төрки телле башка милләтләр һәм алманнар катнашында узган бу очрашуда Германия һәм Европа илләре композиторлары белән бергә татар әсәрләре дә яңгырады. Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә һәм композитор Тәслимә Низами үзе язган әсәрләрне башкарды. Очрашуда Генрих Гейне, Габдулла Тукай шигырьләре укылды. Фестивалнең өченче өлешендә тамашачыларга күп санлы бүләкләргә ия “Мулла” фильмы күрсәтелде. Аны тәкъдим итәр өчен Франкфуртка продюсер Марат Әхмәтшин махсус үзе килде.