Идарә

Гөлнур

Тормыш иптәше Магнус: «Чиктән тыш энергия һәм үзенчәлекле идеяларын тормышка ашыру – Гөлнурның көчле ягы. Ул «күзәтү ракурсын үзгәртсәң, таныш әйберләрдә дә яңалык ачарга шанс бар» шигаре белән яши.»

Эльвира

Тормыш иптәше Штефан: Кызыксынучанлык, белемгә омтылу, ачык караш һәм гаделлек – аңа хас сыйфатлар. Эльвира теләгәненә ирешә торган нык ихтыярлы кеше. Мәдәниятара алмашуга юнәлгән халыкара проектларда ул аеруча теләп катнаша.

Чулпан

Тормыш иптәше Мартин: «Чулпан – нәрсә теләгәнен төгәл белгән һәм шуны һәрвакыт ачык әйтә торган көчле хатын. Ул бик кайгыртучан, яратучан ана һәм көч-дәртле хатын. Энергиясен ул сизмәстән генә кечкенә оҗмахка әйләнгән бакчабызда җыя…»

Back to Top