"Ханым" берлеге

Без нинди максатлар куябыз?

“Ханым” берлегенең максаты – сәнгать әсәрләрен һәм мәдәниятне таныту ярдәмендә халыкара, мәдәниятара татулыкны, үзара аңлашуны үстерү һәм саклау.

Төп эш юнәлешебез – алман, татар, шулай ук төрки телле даирә вәкилләре – олылар, яшьләр һәм балалар арасында халыкара мәдәни алмашуны тәэмин итү өчен төрле юнәлештәге чаралар үткәрү.

Моннан тыш игътибар үзәгендә җәмгыятьнең бер өлеше буларак хатын-кызларны, яшьләрне һәм балаларны үстерү, курс, әдәби кичә, концерт, музыкаль презентация кебек мәдәниятара чаралар оештыру тора.

Чараларыбыз алман, татар мәдәниятләрен күрсәтү, аңлату һәм тәҗрибә алуга юнәлгән.

Без нәрсәгә ирешергә телибез?

Мәдәниятләр белән танышу һәм мәдәни алмашуга мөмкинлек бирү, халыкара дуслык идеясын һәм сәнгатьне алга этәрү максаты куябыз.

Без кемне күздә тотып эшлибез?

Без алман, татар, шулай ук төрки телле даирә вәкилләре – олылар, яшьләр һәм балаларны күздә тотып эшлибез. Эшчәнлегебезнең тагын бер бурычы булып иҗтимагый тормышта хатын-кызлар, яшьләр һәм балаларга ярдәм итү тора.

Безнең оешма эшчәнлегенең төп аспектлары нинди?

Берлек оештырган очрашулар алман һәм татар телләрендә алып барыла, татар телендә әсәрләр, сәнгати чыгышлар тәкъдим итеп, без алман җәмгыятендә яшәүче татар һәм төрки телле азчылыкларның милли асылын ныгытабыз.

Мәдәни чараларда катнашучы кунакларыбыз – төрле культура вәкилләрен үзара очраштыру һәм турыдан-туры аралашуны тәэмин итү – шулай ук әһәмиятле бурычларыбызның берсе.

Безнең проектлар демократик принциплар һәм кыйммәтләрне җиткерергә, төп демократик хокуклар һәм тигез мөмкинлекләр турында фикер булдыруга ярдәм итә.

Франкфурт шәһәрендә эшебез нидән гыйбарәт?

Без Франкфуртта яшәүчеләр арасында үзара аңлашу һәм ихтирамны үстерергә омтылабыз. Мәдәни чаралар ярдәмендә татар һәм төрки телле азчылыклар үзләрен таныта, таныштыра ала, шуның белән бергә җирле алман халкы белән тәэсир һәм фикерләр алмашы туа.

Шул ук вакытта, проектларыбыз аша без күптөрлелекнең бүгенге җәмгыятьнең чынбарлыгы булуын күрсәтәбез, шәһәрдә бер-берең белән янәшә яшәү шартларында кешеләр арасында ихтирамлы мөгамәләгә һәм аңлашуга өндибез.

Back to Top