

Ауропа татар хатын-кызларының "Ханым" оешмасы
Берлекнең максаты – сәнгать әсәрләрен һәм мәдәниятне таныту ярдәмендә халыкара, мәдәниятара татулыкны, үзара аңлашуны үстерү һәм саклау.
“Ханым” берлегенең төп эш юнәлеше – алман, татар, шулай ук төрки телле даирә вәкилләре – олылар, яшьләр һәм балалар арасында халыкара мәдәни алмашуны тәэмин итү өчен төрле юнәлештәге чаралар үткәрү.
Моннан тыш алгы планда җәмгыятьнең бер өлеше буларак хатын-кызларны, яшьләрне һәм балаларны үстерү, курс, әдәби кичә, концерт, музыкаль презентация кебек мәдәниятара чаралар оештыру тора.
Чараларыбызның игътибар үзәгендә – алман һәм татар мәдәниятен күрсәтү, аңлату, тәҗрибә алуга ярдәм итү.







